ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре аккошны коткарды. Кош Кабан күлендә яшәгән.
Каурыйлы кеше ярдәмен көткән кебек, үзен тыныч тотты. Сирәк һәм гүзәл кош, әйбәт туклана алмыйча, хәлсезләнгән иде.
Хәзер аккошны сирәк төр хайваннарны коткару, аларны вакытлыча асрау һәм табигый мохиткә кайтару буенча дәвалау станциясенә урнаштырдылар. Аның сәламәтлегенә берни дә янамый.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты искә төшерә, аккошларга бәйле мәсьәләләр буенча битараф булмаган татарстанлылар 8(843)211 70 78 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.