Федор Батков: 5 ел эчендә браконьерлыктан 800 тонна елга балыгы саклап калынган

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислеге астында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча республика советының йомгаклау утырышы булып узды. Чарада үзәк аппаратларның министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, шулай ук муниципаль районнар территориясендә ведомствоара төркемнәр катнашты.

5 ел эчендәге эш нәтиҗәләре турында төп  доклад белән, Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков чыгыш ясады.

«Республика советы оештырылганнан бирле контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан 19077 закон бозучы зат административ җаваплылыкка тартылды, 714 җинаять эше кузгатылды. Монда шуны ассызыкларга кирәк, ачыкланган хокук бозуларның 70% ы аеруча саклаулы су табигать территорияләренә туры килә. Биш ел дәвамында сулыклардан 40 меңнән артык законсыз тоту коралы тартып алынды. Су биологик ресурсларына китерелми калган  зыян 812 млн. сум дип бәяләнә. Бу-браконьерлыктан саклап калынган 800 тоннадан артык елга балыгы», - дип билгеләп үтте ул.

Үзенең чыгышында ул балык продукциясен законсыз сату мәсьәләсенә  игътибар итте.

«Республика сулыкларында ачык браконьерлык очраклары азайды. Сәүдә урыннары заманча форма алган. Рейд чаралары барышында ветеринария накладнойларының булмавы ачыклана. Бу шул исәптән Казанның кайбер сәүдә нокталарына да кагыла», - диде ул.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык станнарын ачыклау һәм бетерү буенча эшен дәвам итә.

«2017 елдан башлап барлыгы 84 объект, бүгенге көндә суд карары буенча - 64 объект бетерелгән. 20сенең 15се буенча суд процедуралары бара», - дип билгеләп үтте ул.

Чыгышын тәмамлап, Федор Батков муниципаль районнарның ведомствоара эш төркемнәре эшен билгеләп үтте. «Агымдагы елда 6 меңнән артык рейд чарасы үткәрелде. 1172 административ хокук бозу, 57 җинаять җаваплылыгына тартучы гамәлләр билгеләре булган мәгълүматлар ачыкланды. 5 ел эчендә административ хокук бозуларны ачыклау буенча алдынгы урыннарда элеккечә 5 район - Түбән Кама, Чистай, Мамадыш, Алабуга һәм Әгерҗе районнары кала, алар өлешенә барлык башкарылган эшләрнең 56% ы туры килә. Кузгатылган җинаять эшләре нәтиҗәләре буенча 7 район-Чистай, Яшел Үзән, Спас, Тукай, Мамадыш, Түбән Кама, Минзәлә – барлык башкарылган эшләрнең 66% ы», - дип нәтиҗә ясады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International