Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетында региональ әһәмияттәге дәүләт табигать тыюлыклары администрацияләренең йомгаклау киңәшмәсе булып узды. Чарада Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов катнашты.
Киңәшмә барышында еллык эшнең йомгагы ясалды һәм 2022 елга эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре билгеләнде.
Татарстан Республикасының Кызыл китабын алып бару һәм экологик белем бирү буенча тыюлык дирекцияләренең эше турында ТР Дәүләт комитетының биотөрлелек бүлеге башлыгы Роза Әхмәтсафина сөйләде.
«Экологик белем бирү эше нәтиҗәләре буенча Балтач, Дала, Спас, Ашыт һәм Чиста болыннар тыюлыклары иң яхшылар дип санала», - дип билгеләп үтте ул.
Кызыл китапка кертелгән төрләрне очрату карточкаларын тутыруга килгәндә, биредә лидерлар арасында «Чатыр Тау» тыюлыгы килә.
Аннары аеруча саклаулы табигать территорияләрендәге күзәтчелек чаралары турында Биологик төрлелек торышына дәүләт күзәтчелеге бүлеге башлыгы Алмаз Закиров сөйләде. Үзенең чыгышы барышында ул тыюлыкларның күзәтчелек эшен билгеләп үтте.
Киңәшмә ахырында мондый очрашуларны квартал саен оештыру турында карар кабул ителде.