"Аккош күле" шәһәр урман паркы Идел елгасының иң борынгы терраса территориясендә көньяк караурман зонасында урнашкан. Тыюлык территориясе су-сазлык җирләренең генофондын һәм биотөрлелеген саклауда, шулай ук фәнни-тикшеренү һәм экологик белем бирү эшчәнлегендә аерым кыйммәткә ия.
Рельеф шома битләүләр белән характерлана. Нигездә, комнан, комсыл матдаләрдән, балчыклы туфраклардан тора торган дүртенчел утырмалар белән бирелгән. Урман паркы нигездә кәсле- көлсү туфрактан тора.
Урман паркының гидрографиясе зур тармаклы ерымлы-балкалы челтәрдән гыйбарәт, аның уйсулыклары күлләр һәм сазлыклар булган күп санлы казанлыклардан тора. Урман паркында 122,2 га су җирләре исәпләнә. Алар арасында 81,2 га күл һәм 41 га сазлык бар. Ике күл төркеме иң мөһим - Аккош һәм Тирән күлләр.
Күлләрнең туклануы, нигездә, карлы. Язгы суларның төп кушылдыгы күлләргә Ремплер балкасы һәм Осиново уйсулыгы аша ерымлы-балкалы челтәрдән килә.
Кече, Зур һәм Коры Аккош күлләре үзара кушылган. Яз көне алар җәелә, тугайны һәм урманның яр буе полосасын су баса. Хәзерге вакытта күлләрдә су дәрәҗәсе ясалма юл белән - Юдин карьеры күленнән су агызу юлы белән тотылып тора.
Күлләрдә су болганчык, йомшак, урта минеральләшкән, иссез, үтә күренмәлелек 7 см.
Зур Аккош күлендә 128 таксон суүсем билгеләп үтелде. Анда планктон организмнарның 85 төре яши. Күлнең трофик дәрәҗәсе мезотрофтан алып гипертрофка кадәр үзгәрә.
Кече Аккош күлендә фитопланктонның 106 төре һәм зоопланктонның 81 төре ачыкланды. Төрлелек уртача.
Коры Аккош күлендә фитопланктон организмының 90 таксоны билгеләп үтелде. Күлдә планктон организмнарының 79 төре ачыкланган.
Күлнең ихтиофаунасы үз эченә 3 төр балыкны кертә, шуларның арасында алтын табан балыгы һәвәскәр кәсеп әһәмиятенә ия.
Аккош күлләреннән көнчыгыштарак Зур тирән һәм Кече Тирән күлләр дип аталган карст күлләре урнашкан.
"Аккош күле" шәһәр урман-парк хуҗалыгының гомуми мәйданыннан 3079 га территория урман белән капланган. Бу ылыслы, катнаш ылыслы-киң яфраклы һәм киң яфраклы юкә урманнары.
Урман паркында 399 югары үсемлек төре билгеләп үтелде, 20 төр агач һәм 17 төр куак утыртылды. Территория табигый яшәү урыннарына якын, бу исә җир өсте һәм су экологик системаларының биологик төрлелеген саклауда аеруча зур әһәмияткә ия.