Су астында яшәүчеләренә булышыйк:ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре кыш көне балыкларның һава җитмичә үлүләренә каршы чараларны дәвам итәләр

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты кислород җитмәүлек нәтиҗәсендә балыкның үлүен булдырмау буенча актив эш алып бара.

Чираттагы «Балык-булсын!» чарасы Балык Бистәсе районы акваториясендә узды, аның барышында 250дән артык бәке һәм майна борауланган.

Исегезгә төшерәбез, «Балык-булсын!» дигән экологик белем бирү һәм табигатьне саклау акциясе» 2018 елдан бирле үткәрелә. Табигатьне саклау чаралары барышында республика сулыкларында 17409 бәке һәм майна борауланган, белгечләр бәяләвенчә, 258954 данә төрле балык һава җитмичә үлүдән коткарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International