Тыюлык территориясе Кыйбышев сусаклагычының Чистай районындагы акваториясендә киң утраулы системалы Шешмә һәм Прость елгаларының( Кама елгасына койганда) террасса янын һәм үзәк өлешләрен үз эченә ала. Аның мәйданы 14201,53 га тәшкил итә.
Флорасы 320гә якын югары үсемлекләрне үз эченә ала. Флористик катнашманың нигезен урман һәм болын ценоэлементлары тәшкил итә.
Елга юлы яны өемендә нарат урманнары кергән мезофиль зиреклек-таллык утыртмалары формалаша. Утрауларда төрле үләннәр кергән, карама, каен һәм усак катнашмасы булган имәнлекләр сакланган. Урман белән капланган территорияләрнең үлән капламы 100 дән артык үсемлек төре белән бирелгән.
Утрауларның болын төрлелеге 200 төргә якын үсемлектән исәпләнә. 70 төре дару үләннәре төркемен формалаштыра, шуларның 15е киң таралган. Алар арасында: ике йортлы кычыткан, дарулы кызылбаш, дарулы испәрәк, зур бака яфраргы, гади әрем һ.б. лар. 19 төр Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән: дарулы бизгәк үләне, дарулы алтей, үпкә гентианасы, тау акбашы, дарулы шома көпшә, Себер кылыч уты, татар әвернә уты, казаяк, иң зур бака яфрагы, рус кырыкбуыны һ.б. Болын үләннәренең уңдырышлылыгы 30 ц/га җитә.
Елга юлы яны өемендә һәм утрауларның литораль зоналарында су һәм су яны үсемлекләре үсә. Аның флористик төрлелеге 20 төргә җитә. Алар арасындагы ап-ак төнбоек, сары төнбоек, очлы һәм тупас яфраклы су кәбестәләре Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.
Тыюлык территориясендә 7 төр җир-су хайваны һәм 5 төр ксөйрәлүче хайван яши. Җир-су хайваннары арасында буа бакасы өстенлек итә, ә сөйрәлүчеләр арасында – гади тузбаш. Сирәк очрый торган кызыл корсаклы «су үгезе»,гади кара елан һәм бакыр кәлтә Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән .
Оялауда 116 төр кош исәпкә алынган. Тагын 80 төре очып барганда. Нигездә 54 күп санлы һәм гади төр, аларның тыгызлыгы бер квадрат километрга 1000 башка кадәр җитә, калган 62 төре - сирәк һәм бик сирәк төрләр. Аларга Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән 19 төр керә- ак койрыклы диңгез бөркете, ысылдык аккош, сазлык ябалагы, соры торна һәм башкалар.
Тыюлык территориясендә аучылык-кәсеп хайваннарыннан 12 төре яши. Күпсанлы санга су күсесе, соры куян, төлке һәм америка чәшкесе керә. Сирәк очрый торганнарга кыр кәҗәсе, сусар, дала көзәне, ас, янутсыман эт, бурсык һәм кондыз керә.
Вак имезүчеләрнең төп төрләре булып җирән һәм гади кыр тычканы, шулай ук урман тычканы санала.