Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты кислород ачлыгы нәтиҗәсендә балыкның кыш көне үлүен булдырмау буенча актив эшне дәвам итә. Чираттагы «Балык-Булсын!» чарасы «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә узды.
Чараны Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге хезмәткәрләре һәм «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре җитәкләде.
«Әлеге чара ел саен балыкларның һава җитмичә үлүенә юл куймас өчен үткәрелә. Күлләр һәм башка зур булмаган сулыклар һәм ермаклар калын боз катламы белән капланганда, аларның яшәүчеләренә кислород җитми. Шуның аркасында балык һәм су асты үсемлекләре һәлак булырга мөмкин. Мондый чараларны даими уздырабыз, якын арада башка сулыкларга да чыгарга планлаштырабыз», - дип сөйләде ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының биотөрлелек торышына дәүләт күзәтчелеге белгече Линар Гыйльметдинов.
Акциядә «Татарстан Республикасы армиясенә, авиациясенә һәм флотына ярдәм итүнең ирекле җәмгыяте» төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсенең Чистай техник мәктәбе курсантлары катнашты. Алар 200дән артык бәке бораулап, анда камыш сабаклары тыгып калдырдылар.
«Мин һәрвакыт экологик акцияләрдә актив катнашырга тырышам. Алар табигатьне, хайваннарны һәм үсемлекләрне саклауга юнәлдерелгән. Бүген дә «Балык –Булсын!»га бик теләп кушылдым Безнең уртак көчебез белән күлдә балык үлмәс дип өметләнәм», - дип билгеләп үтә ТР ДОСААФ Чистай техник мәктәбе курсанты Григорий Новиков.