Калын боз астында да тормыш бар. Әмма боз катламы су астында яшәүчеләрнең көнкүрешен шактый авырайта. Кислород җитмәү сәбәпле, су астында үсемлек һәм балык үлә. Аларның һәлак булуына юл куймас өчен, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Кама Тамагы районы буенча районара бүлеге белгечләре “Балык-Булсын!” акциясен үткәрделәр.
“Керосинка” күлендә узган акциядә район башлыгы Наил Вазыйхов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Миләүшә Хәбибуллова, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең ГИМС үзәгенең инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Нияз Нуриев һәм Кама Тамагы мәктәбе укучылары катнашты.
Әлеге чаралар кысаларында балалар 100гә якын бәке борауладылар һәм аларны коры камыш, ботаклар һәм үлән белән салып калдырдылар.
“Балык-Булсын!” акциясен без районда 5 нче тапкыр уздырабыз. Чарада өлкән сыйныф укучылары катнаша, ә ГТХМ хезмәткәрләре алдан куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрәләр”, - дип сөйләде Рамил Сафин.
Чара ахырында Наил Вазыйхов укучыларга рәхмәт белдерде, чараның мөһимлеген һәм район сулыгының фаунасын саклауга һәркемнең керткән өлешен билгеләп үтте.
“Мин бу акциядә беренче тапкыр катнаштым. Бу үзенә күрә волонтерлык эшчәнлеге. Дәресләрдән соңгы вакытны саф һавада һәм файдалы итеп үткәрдем”, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Кама Тамагы мәктәбенең 10 нчы Б сыйныф укучысы Раил Хәлиуллин.