«Балык - булсын!»:Лаеш районы акваториясендә 200дән артык бәке борауладылар

2022 елның 23 феврале, чәршәмбе

Бүген Лаеш районы акваториясендә, Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Балык-булсын!» акциясе узды. Чара Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кузнецов хөрмәтенә оештырылды.

Акциядә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, Россия табигать күзәтчелегенең Идел-Кама Төбәкара идарәсе белгечләре, шулай ук һәвәскәр балыкчылар катнашты. Уртак көч белән алар 200дән артык бәке борауладылар.

«Февраль-кислород җитмәү сәбәпле, сулыкларда яшәүчеләр өчен авыр ай. Балык кислородның суга эләгүенә комачаулаучы боз капламы астында күпләп үлә. Бу хәл булмасын өчен, без бәкеләр бораулыйбыз һәм аны коры үлән белән тутырып, кар белән тыгызлап калдырабыз. Су аэрациясе һәм аны кислород белән баету бара.  Болар барысы да су биоресурслары балансын сакларга һәм Лаеш районы елгалары акваториясендә экологик катастрофаны булдырмаска ярдәм итә», - дип билгеләп үтте ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Лаеш районы буенча районара бүлеге башлыгы Михаил Ерошомов.

Исегезгә төшерәбез, профилактик чараларны үз вакытында үткәрү, республика сулыкларында балык запасларын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Бәкеләр һәм майналар бораулау, суны өстәмә кислород белән тәэмин итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International