Балык яшә: Камада аучылар һәм балыкчылар балыкны ничек коткара?

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Күп кенә тере организмнарның кышын тынычлык чоры җитә. Балыкларның күпчелек төр вәкилләре дә үзләрен шулай тота. Алар кислородтан башка яши алмый, аның дефициты балыкларның массакүләм үлүенә китерә.

Аларның һәлак булуына юл куймас өчен ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Алексеевск районы буенча районара бүлеге белгечләре Кама елгасы ярында «Балык-Булсын!» акциясе оештырдылар.

Чарада шулай ук аучылар, балыкчылар һәм Лаеш балык заводы вәкилләре катнашты. Уртак көч белән алар 250 бәке борауладылар.

«Февраль һәм март-сулыкларда яшәүчеләр өчен авыр айлар. Бозның калынлыгы ул вакытта иң зур була. Су яшәүчеләрнең кислород ачлыгыннан үлүенә юл куймас өчен, без бәкеләргә кислород җибәрәбез һәм аларга камыш тыгып куябыз», - дип сөйләде ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Алексеевск районы буенча районара бүлеге башлыгы Сергей Николаевич Самсонов.

Исегезгә төшерәбез, «Балык булсын» дигән экологик- белем бирү һәм табигать саклау акциясе 2018 елдан бирле үткәрелә. Кислород җитешмәүдән балык үлүне булдырмау эшенә һәркем үз өлешен кертә ала. Республикада кислород җитешмәүдән балык үлүгә каршы чаралар боз катмый башлаганчыга  кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International