Татарстанда су биологик ресурсларын законсыз тоту факты ачыкланды

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген кисәтү буенча актив эш алып бара.

Шулай итеп, ТР Биоресурслар буенча Дәүләт комитеты һәм РФ Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча линия идарәсе хезмәткәрләренең бердәм рейд барышында Бритвино торак пунктыннан 3 км ераклыкта Зөя елгасында, тыелган тоту коралларыннан файдаланып, су биологик ресурсларны тоткан өчен, Чуашстан республикасында яшәүче кеше тоткарланды.

Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 маддәсе(су биологик ресурсларын законсыз тоту) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International