Региональ әһәмияттәге Спасс дәүләт табигый тыюлыгы 2001 елның 23 мартында оештырылды.
Ул Куйбышев сусаклагычының 64 утравы һәм киң сай сулыклар системасыннан гыйбарәт. Сусаклагычта кәсеп балык төрләренең иң зур биотоплары. "Спасс архипелагы" Россиянең төп кошларны саклау зоналары исемлегенә һәм халыкара әһәмияткә ия булган аеруча кыйммәтле сулы-сазлы җирләр исемлегенә кертелгән.
Тыюлыкның флорасы кан тамырлы үсемлекләрнең 448 төре белән бирелә. Аның территориясендә 7 төр амфибия, 5 төр сөйрәлүче, 114 оялаучы кош һәм 39 имезүчене очратырга була. Монда сирәк һәм куркыныч астында булган үсемлекләр, умырткасызлар, сөйрәлүчеләр, имезүчеләр һәм кошлар үсә һәм яши, мәсәлән, Себер күк сусыны, бизгәк үләне, рус кырыкбуыны, киң яфраклы йод үләне, кырпулы лалә, ап-ак төнбоек, йөзгәләк сальвиния, зур энә карагы, хризохлоа яфрагашары, төнге копр, бакыр кәлтә, дала кара еланы, зур күлбога, зур ак челән, ысылдык аккош, болын чалкошы, ак койрыклы диңгез бөркете, бүдәнә, кызылаяк, үлән шөлдие, зур чуаркош, зур саз шөлдие, кара башлы шаркылдык акчарлак, кечкенә акчарлак, кече чарлак,саз ябалагы, гади яр чыпчыгы, саргылт корташар, соры караканат, гади яр песнәге һәм ас.
Утрау һәм яр буе-сайлык экосистемаларын өйрәнү ХХ йөзнең 70-нче елларыннан алып барыла.