Татарстанда кыш көне һава җитмәүлектән балыкның үлүен булдырмау чаралары төгәлләнде. Алар “Балык-Булсын!”акциясе кысаларында оештырылды.
2022 елда чаралар барлык яр буе муниципаль районнары һәм махсус сакланылучы табигать территорияләре, шулай ук аерым буалар һәм күлләр территорияләрендә узды. Анда 2300дән артык кеше катнашты. Барлыгы кышкы сезон эчендә 12 мең бәке һәм майна борауланды. Белгечләр бәяләвенчә, һава җитмәүлектән 160 меңнән артык балык коткарылган.
Акциянең киләсе этабы уылдык чәчү чорында узачак. Ул вакытта Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә, ылыслы ботаклардан ясалган ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштырачак. Әлеге чаралар суның биеклеге тирбәлү шартларында нәтиҗәлерәк уылдык чәчүгә булыша. Исегезгә төшерәбез, республикада уылдык чәчү чоры 25 апрельдән 5 июньгә кадәр уза.