Югары Ослан районында кабаннарны законсыз аулау факты ачыкланды

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген туктату буенча актив эш алып бара.

 Мәсәлән, ТР Дәүләт комитетының Кама Тамагы районы буенча районара бүлеге башлыгы мәгълүматларына караганда, 31 нче марттан 1 нче апрельнең төненә ЮХИДИ хезмәткәрләре Югары Ослан районының Молвино авылы янындагы Зөя елгасы аша узган  күпердә тикшерү өчен өч автомобильне туктатканнар.

Транспорт чараларын карау барышында ике кабан түшкәсе табылган, шулай ук кан эзләре булган кием һәм аяк киеме алынган. Аучылык ресурсларына китерелгән зыян 180 мең сум тәшкил итә. Хәзерге вакытта җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International