Урамда җылыта башлау белән белән һәм сезонлы миграция сәбәпле, юлга еш кына юл-транспорт һәлакәтләренә сәбәп була торган кыргый хайваннар чыга башлый.
Мисал өчен, соңгы атнада Менделеевск һәм Алабуга районнарында андый очраклар теркәлгән.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты машина йөртүчеләрне тизлек режимын сакларга, аеруча сак һәм игътибарлы булырга, кыргый хайваннарның миграциясе мөмкин булган урыннар турында мәгълүмат бирә торган билгеләрне игътибарсыз калдырмаска һәм тәүлекнең якты вакытында йөрергә тырышырга өнди.
Тыюлыклар, заказниклар янында яки кыргый хайваннарның күченү ихтималы зур булган урман җирендә аеруча игътибарлы булырга кирәк, һәм бәрелеш булмасын өчен тизлекне киметергә кирәк.
Әгәр сез үзегез бәрсәгез яки юлда яраланган яки үлгән кыргый хайванны тапсагыз, кичекмәстән бу хакта ашыгыч хезмәтнең 112 телефоны аша хәбәр итәргә кирәк.