Республикада "Уылдык чәчү"комплекслы оператив-профилактик операциясе ахырына якынлаша. Бу вакытта ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре елгаларның акваторияләренә һәм култыкларына мониторинг үткәрәләр, шулай ук уылдык чәчү чорында балык тоту кагыйдәләрен үтәүне күзәтәләр һәм браконьерлык очракларын чиклиләр.
Шундый чараларның берсе Түбән Кама районында узды. Ведомство белгечләре рейдка иртә таңнан чыктылар. Аның барышында балык тоту өчен законсыз урнаштырылган өч ятьмә табылган.
«Бүген без яхшы эш эшләдек. 30 килограммнан артык балык коткардык», - диде ТР Дәүләт комитетының Түбән Кама районы буенча районара бүлеге башлыгы Эдуард Иванов.
Исегезгә төшерәбез, уылдык чәчү чорында, балык тоту кагыйдәләрен бозган өчен, хокук бозучыларга административ һәм җинаять җаваплылыгы яный.