Республиканың табигый-тыюлык фонды: ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан аны саклау өчен нәрсә эшләнә

2022 елның 5 июне, якшәмбе

Ватан һәм туган якның табигате – аерылгысыз бәйле төшенчәләр. Безнең бурыч – туган якның табигый байлыкларын саклап калу, арттыру һәм киләсе буынга тапшыру, Ватаныбызны яратучы чын патриотлар буыны тәрбияләү.

Республикада аеруча саклана торган табигать территорияләре системасын үстерү 1960 елдан башлана. Хәзер тыюлыклар фонды бөтен республиканың 7 % ын били.

Бүгенге көндә 191 аеруча саклана торган табигый территория бар. Алар арасында: 2 федераль әһәмияттәге аеруча саклана торган табигый территория («Түбән Кама» милли паркы һәм «Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы»); 185 региональ әһәмияттәге аеруча саклана торган табигый территория һәм 4 җирле әһәмияттәге аеруча саклана торган табигый территория.

Аларның гомуми мәйданы 464,682 мең га тәшкил итә. Шулай итеп, республика мәйданының 7 % ында табигый комплексларны, хайваннарның яшәү тирәлеген һәм гомумән биологик төрлелекне саклау һәм торгызу өчен оптималь шартлар тәэмин ителгән. Аларның 1,4 % ы соңгы 5 елда булдырылган.

Әйтик, узган ел Нократ елгасының Чулманга койган урынында, уникаль утрау комплексын саклау өчен шартлар тудыру максатыннан, «Сокольский утравы» табигать һәйкәле булдырылды.

Шулай ук, Казанның нәкъ үзәгендә – Рус-алман Швейцариясе буенда табигать кишәрлегенә антропоген басымны киметү кысаларында сак зонасы оештырылды.

Моннан тыш, республиканың биологик төрлелеген мониторинглау һәм саклау буенча планлы эш оештырылды. Соңгы елда үткәрелгән фәнни-тикшеренү эше нәтиҗәсендә 4 районда сирәк төр хайваннар һәм үсемлекләр яшәү урыннарын гына ачыклап калмыйча, элек безнең төбәктә билгеләнмәгән Кызыл китапка кергәннәрен дә очратуга ирештеләр.

Шулай итеп, Тәтеш районында сирәк очраучы тугайлыкта яши торган төр – рус кояшсыманы билгеләнде, шулай ук гади хара суүсеме табылды. Ә Чүпрәле районында – тимгелле йомранның яңа яшәү урыны ачыкланды, һәм беренче тапкыр республиканың Идел алды территориясендә эре чәчәкле уймак үлән табылды. Апас районында – Идел буе территориясендә ураксыман им үләненең икенче табылдыгы билгеле булды – элек Чүпрәле районында гына билгеләп үтелгән иде. Ә Буа районында – республикада комлы үлмәс чәчәкнең өченче яшәү урыны һәм тимер тигәнәксыман муллабашның яңа яшәү урыны билгеле булды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының максаты, беренче чиратта, махсус сакланыла торган табигать территорияләре мәйданын арттыру түгел, ә биологик төрлелек сыйфаты ягыннан аеруча кыйммәтле участокларны табу һәм ачыклау, ә табигатьне саклау нәтиҗәлелеген арттыру киләчәк буын өчен экологик балансны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Якындагы биш елда республиканың хайваннар өчен ял итү, оялар кору урыны һәм бай азык базасы, балыклар өчен туклану һәм уылдык чәчү урыннары булган су яны һәм тугайлыклар территорияләрен саклауны оештыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International