Балаларга табигать турында: «Чулпан» заказнигы хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әйләнә-тирә мохитне саклау алымнары турында сөйләделәр

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты үсеп килүче буынның экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү буенча актив эш алып бара. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында чаралар оештырыла.

Шуларның берсе Биектау районының Әлдермеш балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен узды. «Чулпан» заказнигы хезмәткәрләре балаларны районның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән таныштырдылар, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклау ысуллары турында сөйләделәр.

Шөгыль барышында балалар хайваннар һәм үсемлекләр турында табышмаклар чиштеләр. Чара очрашуда актив катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International