Республика юлларында кыргый хайваннар барлыкка килү очракларының ешаюы сәбәпле, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты автомобильчеләрне тизлек режимын сакларга, аеруча сак һәм игътибарлы булырга, шулай ук кыргый җәнлекләр килеп чыгу ихтималы булган урыннар турында мәгълүмат бирүче билгеләрне игътибардан читтә калдырмаска һәм тәүлекнең якты вакытында йөрергә тырышырга чакыра.
Ярты ел эчендә 74 һәлакәт теркәлгән. Бик еш пошилар, кыр кәҗәләре һәм кабаннар корбан була. Иң күп һәлакәт Алабуга, Лениногорск, Түбән Кама һәм Питрәч районнарында булган.
Исегезгә төшерәбез: кыргый хайваннарның тыюлыклар, заказниклар янында яки урманлы җирләрдә күченү ихтималы аеруча зур. Юлның әлеге участокларында аеруча игътибарлы булырга һәм, бәрелеш булмасын өчен, тизлекне киметергә кирәк.
Әгәр сез үзегез бәрдергән яки юлда яраланган яисә үлгән кыргый хайванны тапкансыз икән, кичекмәстән бу хакта 112 ашыгыч хезмәт телефоны аша хәбәр итәргә кирәк.