Татарстанда төбәк әһәмиятендәге «Чепья урманы» табигать һәйкәле булдырылды

2022 елның 5 июле, сишәмбе

Балтач районында төбәк әһәмиятендәге аеруча саклана торган «Чепья урманы» табигый территориясе булдырылды. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Төбәк әһәмиятендәге 118,9 га мәйданлы табигать һәйкәле табигый һәм ясалма нарат, чыршы һәм ак чыршы үсентеләрен саклау, үсемлекләрне һәм хайваннарны, шул исәптән Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән хайваннарны саклау максатларында булдырылды.

Әлеге «утрау кишәрлеге»нең аеруча саклаулы табигать территориясе статусы хайваннар дөньясы объектларының яшәү тирәлеген саклау, аучылык хайваннарының популяцияләрен саклау һәм торгызу, аларның торышына мониторинг ясау мохите буларак бердәм ландшафт комплексын саклау бурычын нәтиҗәле тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International