Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре аягы имгәнгән яшь кыр кәҗәсен коткарды. Алар аны Әлки районының Түбән Әлки авылы янындагы автомобиль юлы янында кар өстендә яткан килеш тапканнар. Хайван, кар катламы астына кереп, аягын имгәткәндер, мөгаен.