ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Әгерҗе районында су биологик ресурсларын законсыз тоту фактын ачыклады

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген булдырмау буенча актив эш алып бара.

Мәсәлән, Иж елгасында Варзи-Пельга авылыннан 3 км ераклыкта Ижау шәһәрендә яшәүче су биологик ресурсларын тыелган тоту кораллары белән аулаган бер ир-ат тоткарланды.

Урынга полиция хезмәткәрләре чакырылды. Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International