ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты җирәбәдә катнашу өчен гариза бирүчеләр исемлеген яңартты

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты җирәбәгә гаризалар кабул итү буенча каршылыкларны карау нәтиҗәләре буенча гариза бирүчеләр исемлеген яңартты.

Кабул ителгән гаризалар аучылык ресурсларының төрләре һәм районнар буенча бүленде. Һәр гаризага теркәү номеры да (гариза биргәндә гаризаны теркәү номеры), шулай ук тәртип номеры да (гаризаның лототронга йөкләнәчәк номеры) бирелгән. Әлеге исемлек белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез: 2022 – 2023 елгы ау чорына һәркемгә рөхсәт ителгән аучылык биләмәләрендә кыргый тояклы хайваннарны аулау хокукына рөхсәт бүлү 17 августта үткәрелә.

Жирәбә салу җәмәгатьчелек вәкилләре кергән махсус комиссия тарафыннан ачык үткәрелә. Чара онлайн форматта реаль вакыт режимында трансляцияләнәчәк. Җирәбәне трансляцияләүгә сылтама Комитет сайтында чарага бер көн кала урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International