Республика территориясендә урманнарның югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычы саклануга бәйле рәвештә һәм ТР Министрлар Кабинетының «Урманнарда гражданнарның булуын һәм анда транспорт чаралары кертүне чикләү турында» карары нигезендә, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты аеруча саклана торган табигать территорияләрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакыра.
Әлеге территорияләр режимнарында каралган чикләүләрнең берсе – табигый үсемлекләрне яндыруны, учак ягуны тыю.
Моннан тыш, урманнарда түбәндәгеләр тыела:
Ә республиканың Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлки, Әлмәт, Арча, Баулы, Биләр, Болгар, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Ислейтар, Кайбыч, Кәләй, Кама, Кызыл Йолдыз, Лаеш, Лениногорск, Лубян, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Түбән Кама, Нурлат, Идел буе, Шәһәр яны, Саба, Тәтеш һәм Чирмешән урманчылыклары чикләрендәге урман фондының барлык территориясендә гражданнарның урманнарда булуын, шулай ук, урманнардан файдалану буенча эшчәнлекне Россия Федерациясе законнары нигезендә гамәлгә ашыручы затларның гомуми файдаланудагы юлларыннан үтәли йөрүеннән тыш, аларга транспорт чаралары керү һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында 30 августка кадәр кайбер төр эшләр башкаруга чикләү кертелде.
Урманда янгын ачыкланган очракта ашыгыч оператив хезмәтләрне бердәм чакыру номерына –01, 112 гә шалтыратырга кирәк.