Татарстан Идел буе федераль округында ярым ирекле шартларда тотыла торган тояклы хайваннар саны буенча беренче урында тора

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков хәбәр итте.

«Тармакның үсеш нигезен без кыргый җәнлекләрне  үрчетүдә күрәбез. Бу юнәлештә «Марал» ҖЧҖ, «Свиногорье» ҖЧҖ, «Кыргый ферма» һәм «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» ДБУ актив эш алып бара. Беренче үстерелгән мараллар Мамадышта, Югары Ослан һәм Кама Тамагы районнарында чыгарылды. Бер елдан соң алар инде әйбәт кенә яшәп киттеләр һәм беренче токымны да бирделәр. Моннан тыш, алар Балык Бистәсе һәм Алексеевск районнарында чыгарылды», – диде ул.

Хәзер маралларны Зәй, Чирмешән, Аксубай, Яңа Чишмә һәм Саба районнарында җибәрелгән урыннан 200 чакрым ераклыкта очратырга мөмкин.

Моннан тыш, хәзерге вакытта тимгелле боланны урнаштыру буенча эшләр бара. Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнарында 36 болан чыгарылды. Алабуга районында бик зур вольер комплексы төзелде, анда шулай ук тимгелле һәм затлы боланнар үрчетәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International