Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, 15 сентябрьдән үр куянына, төлкегә, корсакка һәм барлык җенестәге һәм яшьтәге пошиларга ау чоры ачыла. Ул 2023 елның 28 февраленә кадәр, ә пошиларга ау сезоны 2023 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез: ак куянны аулау тыелган. Ул Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.