ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Зөя» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә браконьерлык фактына чик куйды

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген булдырмау буенча актив эш алып бара.

Югары Ослан районында рейд барышында «Зөя» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә балык тотуда тыелган корал – «чәнечке» ярдәмендә законсыз рәвештә биологик су ресурсларын тотучы ике граждан тоткарлана.

Урынга полиция хезмәткәрләре чакырыла. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча «Биологик су ресурсларын законсыз аулау (тоту)» РФ Җинаять кодексының 256 статьясындагы 1 өлешенең «б.г.» пунктлары буенча җинаять эше кузгатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International