ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Әлки укучыларына республиканың табигый байлыкларын саклау турында сөйләделәр

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты халыкның экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү буенча актив эш алып бара. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында чаралар оештырыла.

Шуларның берсе Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе укучылары өчен үтте. «Спас» тыюлыгы хезмәткәрләре гимназистларга урман биләмәләренә һәм анда яшәүче җан ияләренә сак карашның мөһимлеге турында сөйләделәр.

«Табигый байлыкларны саклау – кешелекнең төп бурычларының берсе. Урманнарда зур янгыннарга, агачлар һәм хайваннарның күпләп һәлак булуына юл куярга ярамый», – диде укучылар алдында чыгышында тыюлык белгече Любовь Мурзак.

Чара ахырында укучылар викторинада катнаштылар һәм табигый байлыкларга карата мөнәсәбәтле үз белемнәрен күрсәттеләр, шулай ук урманнарны саклаучы һәм яңартып торучы кешеләрнең бәяләп бетергесез эш башкарулары турында белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International