Татарстан Республикасы делегациясе 5 Халыкара балык сәнәгате форумы кысаларында эшен дәвам итә.
Татарстан экспозициясе Мавритания, Гамбия һәм Гвинея-Бессау илләреннән килгән делегацияләрдә зур кызыксу тудырды. Очрашу барышында яклар тармакның үсеш перспективалары буенча фикер алыштылар һәм тәкъдим ителгән продукцияне карадылар.
Исегезгә төшерәбез: форум һәм күргәзмә эше 23 сентябрьдә тәмамланачак. Татарстан делегациясе форумның эшлекле программасы кысаларында түгәрәк өстәлләрдә һәм конференцияләрдә актив катнаша, шулай ук күргәзмә кунакларын үз экспозициясенә чакыра.