Архангельск өлкәсе делегациясен Татарстанның балык консервалары ясау тәҗрибәсе кызыксындырды

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан делегациясе Санкт-Петербургта 5 Халыкара балык сәнәгате форумы кысаларында берничә эшлекле очрашу уздыра.

Татарстан экспозициясендә Архангельск өлкәсенең агросәнәгать комплексы һәм сәүдә министры Ирина Бажанова булды. Очрашу барышында чарада катнашучылар тәҗрибә уртаклаштылар, хезмәттәшлек юнәлешләре турында фикер алыштылар һәм республика продукциясе белән таныштылар. Делегациядә «Подгорнов» ШЭнең балык консервасы ясавы һәм «Дары Волги» уылдык йортының кара уылдык производствосы зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International