Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты үсеп килүче буынның экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү буенча актив эш алып бара. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан экологик белем бирү буенча эш алып барыла, шулай ук аеруча саклаулы табигать территорияләрендә экскурсияләр һәм өмәләр оештырыла.
Шуларның берсе Чистай районының 2 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен уздырылды. «Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре балаларга табигатьне саклау турында сөйләделәр һәм якын-тирә территорияне бергәләп тәртипкә китерделәр.
Очрашу барышында балалар өлкәннәргә сораулар бирделәр. Чара ахырында алар эшләнмәләр ясау өчен имән чикләвеге, күркәләр һәм яфраклар җыйдылар.
Экологик чара үз нәтиҗәләрен бирде: яурмандагы пакетлар, азык-төлек контейнерлары, пластик шешәләр һәм башка калдыклар җыелды. Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты халыкны республикабызның табигый байлыгына сакчыл карарга чакыра.