Татарстанда производство аучылыгы инспекторларына кандидатларны тикшерәчәкләр

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты производство аучылыгы инспекторларына кандидатлар исемлеген формалаштыру турында хәбәр итә.

Тикшерү 23 ноябрьдә табигатьне саклау турында гамәлдәге законнарны белү буенча тест сынаулары уздыру юлы белән башкарылачак. Документлар 16 ноябрьгә кадәр юридик затның вәкаләтле вәкиле, шәхси эшкуар яки аның законлы вәкиле тарафыннан кабул ителә, яки салынган документларның исемлеге белән почта аша 420088, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресына җибәрелә.

Тикшерүгә кертелгән кандидатлар турында мәгълүмат ведомство сайтында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International