Хайваннарның яшәү урыннарын саклау: Республикада аучылык төрләре кайда саклана?

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

6 октябрьдә ел саен Бөтендөнья яшәү урыннарын саклау көне — Җир планетасының фаунасын саклау проблемасына кешелекнең игътибарын җәлеп итү максатыннан халыкара бәйрәм билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты яшәү урыннарын саклау максатыннан оештырылган аеруча саклаулы табигать территорияләре турында сөйләргә карар итте.

1. Мишә дәүләт табигый зоологик (аучылык) тыюлыгы тиен, кондыз, көртлек һәм соры көртлек популяцияләрен торгызу һәм саклау максатыннан оештырыла.

Аучылык фаунасы бик бай: поши, кабан дуңгызы, кыр кәҗәсе, селәүсен, сусар, төлке, кондыз, тиен, ак куян, үр куяны, америка чәшкесе, суер, көртлек һәм соры көртлек яши.

2. Әгерҗе дәүләт табигый зоология (аучылык) тыюлыгы кондыз һәм суерларның санын арттыру максатыннан оештырылган. Аның флорасы һәм фаунасы гадәти тайга төрләреннән тора. Аучылык фаунасының төп составына поши, кабан дуңгызы, тиен, кондыз, ак куян, үр куяны, сусар, төлке, америка чәшкесе, селәүсен, суер, көртлек һәм боҗыр керә.

3. «Биләр» дәүләт табигый зоология (аучылык) тыюлыгы аучылык-һөнәрчелек фаунасын комплекслы саклау максатыннан оештырыла. Аучылык фаунасы вәкилләреннән поши, кабан дуңгызы, селәүсен, бүре, төлке, ак куян, үр куяны, тиен, сусар, сасы көзән һәм дала көзәне, суер, көртлек һәм боҗыр билгеле.

4. «Сурнар» дәүләт табигый зоология (аучылык) тыюлыгы Арча урманчылыгының Сурнар участок урманчылыгындагы иң кыйммәтле аучылык биләмәләрендә урнашкан.

Аучылык фаунасының төр составына поши, кабан дуңгызы, төлке, янутсыман эт, бүре, селәүсен, сусар, америка чәшкесе, бурсык, сасы көзән, тиен, ак куян, үр куяны, көртлек һәм боҗыр керә.

5. «Урман чишмәсе» дәүләт табигый зоологик (аучылык) тыюлыгы.

Урманнарда ак куян, сусар, кара көзән, бурсык, америка чәшкесе, сукыр тычкан, селәүсен һәм бүре яши. Поши, кабан дуңгызы, кыр кәҗәсе, төлке, үр куяны, ак куян, тиен, сусар һәм сукыр тычкан аучылык кәсебе буенча әһәмияткә ия.

Тыюлык территориясендә түбәндәге кошларны очратырга була: кызылтүш, шәүлегән, җырчы миләш чыпчыгы, миләш чыпчыгы-деряба, ысылдавык кош, сандугач, урман күгәрчене, әверчен, тавык карчыгасы, бүдәнә карчыгасы, көртлек һәм суер.

Сусаклагыч ярлары буйлап биек агачларда кара тилгән, торымтай, төн лачыны һәм соры челән оя кора. Ачык мәйданнарда даими яшәүчеләр – соры кыр тычканы, кыр тычканы, соры һәм гади әрләннәр. Дала чуар тычканы, үр куяны һәм дала каөзәне очрый.

Су киңлекләрендә яшәүче имезүчеләр – су күсесе, ондатра, елга кондызы һәм америка чәшкесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International