ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген булдырмау буенча актив эш алып бара.
Әйтик, «Идел киңлекләре» тыюлыгы территориясендә рейд барышында Займище торак пунктыннан көньякка таба 1 км ераклыкта тыелган тоту кораллары белән су биологик ресурсларын законсыз рәвештә тотучы ике граждан тоткарланды.
Урынга РФ Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Линия идарәсе хезмәткәрләре чакырылды. Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.