ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында яшь агачлар утырттылар

2022 елның 8 октябре, шимбә

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Алар республиканың Биектау районының Бөреле бистәсе урман массивында яшь агач үсентеләре утырттылар.

 «Планетаның киләчәге безнең тарафтан урманнарны саклауга һәм арттыруга бәйле. Республиканың яшел төбәк булып калуын телибез. Мондый акцияләр катнашучыларда урманга карата сакчыл караш тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Бу үсентеләр үсеп китсен һәм матур булып күтәрелсен», –диде «Чулпан» дәүләт табигать тыюлыгы башлыгы Дамир Фатыйхов.

«Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе — ел саен үткәрелә торган Урманнарны торгызу буенча Бөтенроссия акциясе, «Экология» милли проектының бер өлеше. Аның максаты: урман янгыннарыннан аеруча зыян күргән төбәкләргә ярдәм итү өчен, 70 млн агач утырту. Акцияне РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы, «Хәтер бакчасы» АКБО һәм «Урман волонтерлары» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте Президент грантлары Фонды ярдәме белән оештыра.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International