Тормыш мөмкинлеге: Дәвалау станциясе белгечләре аккойрык бөркетнең гомерен ничек саклыйлар?

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Якыныңа булышу – кеше үз тормышында эшли алган иң затлы эшләрнең берсе. Кайчагында үз проблемаларыңны онытып, тагын да авыррак булганнарга ярдәмгә килү җиңелләрдән түгел. Әгәр бәлагә тарыган кеше бу хакта әйтергә һәм ярдәм сорарга сәләтле икән, кош-корт һәм хайваннарның андый мөмкинлекләре юк һәм алар авырлыклардан мөстәкыйль чыгарга яки кешедән ярдәм көтәргә мәҗбүр.

Мондый ярдәмне аларга Хайваннар дөньясы объектларын, шул исәптән Кызыл китапка кертелгәннәрне коткару, асрап тору һәм табигый яшәү тирәлегенә кайтару буенча дәвалау станциясе, Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге белгечләре күрсәтә.

Станция карамагында бүген Кызыл китапка кергән аккойрык бөркет яши. Аны Спас районының Приволжский бистәсендә яшәүчеләр таба. Ул вакытта бу кошка якынча өч яшь була. Шундый яшь булуына карамастан, ветеринар тикшергәндә кошның алгы уң аягының элек алган ярасы ачыклана. Шул аны очу һәм табигатьтә мөстәкыйль яшәү мөмкинлегеннән мәхрүм иткән. Хәзер ул үзәк белгечләренең ныклы күзәтүе астында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International