“Селәүсен” операциясе: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Әтнә районында селәүсен гаиләсен коткарды

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

“Селәүсен” операциясе: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Әтнә районында селәүсен гаиләсен коткарды

Әтнә районы Олы Әтнә авылында гаҗәеп вакыйга булды. Тиреслек өчен төзелә торган култыкта адашып, ике баласы белән селәүсен пәйда була.

Җәнлекләрне коткару операциясен ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге башлыгы Равил Һадиев, “Әтнә” аучылык хуҗалыгы аучысы Илдар Вәлиуллин, комплекс башлыгы Айрат Садриев һәм “Тукай” совхозы ветеринары Илдар Сабиров оештырды. “Башта без аларны ит ашатып тынычландырдык. Аннан, баскыч корып, табигый яшәү тирәлегенә чыгардык,” – дип сөйли Равил Һадиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International