Аеруча саклана торган табигый территорияләрне зоологлар, ботаниклар гына түгел, ә гади кешеләр дә яраталар. Шуңа күрә Тыюлыклар һәм милли парклар көнендә без республиканың федераль әһәмияттәге аеруча саклаулы территорияләрендә актив ял итәргә яратучылар өчен кызыклы урыннар исемлеген әзерләдек.
1. Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы дендрариенда Экологик сукмак
Маршрутның бер өлеше 1921 елда салынган тыюлыкның дендрарий территориясе буенча уза.
Аның хәзерге коллекциясендә планетаның Төньяк ярымшарының уртача поясы агаччыл үсемлекләренең 542 төре, төрчәләре һәм формалары бар, алар арасыннан 33 төр Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән.
Дендрарий берничә функциональ участокка бүленә. Коллекция сукмагы – иң зур мәгълүмат потенциалына ия. Ул «Америка», «Европа» һәм «Азия» секцияләренә бүленә.
Бүлекләрдә бу өч континентның агач флорасы вәкилләре үсә. Парк сукмагы – төрле аллеялардан, альп тауларыннан, ясалма сулыклардан тора.
2. «Түбән Кама» милли паркының «Корабельная роща» экологик сукмагы
Бу маршрут килүчеләрне Петр I идарә иткән вакыттагы урман һәм тыюлык эше, Боровецк урманы тарихы, Боровецк урманының табигый истәлекле урыннары, шулай ук урман массивының флорасы һәм фаунасы белән таныштыра.
Экосукмакта мәгълүмати стендлар гына түгел, интерактив элементлар да урнаштырылган: «Кайрысы, яфраклары, җимешләре буенча агачны таны», «Хайваннарның буен бел», «Бер квадрат метрда...», «Агачка ничә яшь» һ. б.
«Маршрутның башлангыч ноктасы – «Корабельная роща» туристлык-ял итү комплексы.
2. «Түбән Кама» милли паркының «Кече Бор» экологик сукмагы
Экомаршрут буенча сәяхәт «Түбән Кама» милли паркының иң мавыктыргыч маршрутларының берсе буенча танып-белү-сәламәтләндерү үзенчәлеге булган ял итеп йөрергә мөмкинлек бирәчәк. Аның башлангыч һәм ахыргы ноктасы – «Кече Бор» туристлык-ял итү комплексы.
Җәен велосипедта, ә кышын чаңгыда йөрергә мөмкин.
Җиһазландырылган экосукмак Иске Чаллы тракты дип аталган известьташлы борынгы юлдан уза. Аннары сукмак нарат урманы аша үтә һәм су баса торган террасага чыга, аннан исә күпләгән күлләр җәелгән торф сазлыгы күренеше ачыла. Терраса буенда И.И. Шишкинның «Алабуга янында Изге чишмә» картинасында сурәтләнгән Изге чишмә челтерәп утыра. Хайваннарны күзәтү өчен күзәтү мәйданы бар.
Мәгълүмат аншлагларында Бөек Ватан сугышы вакытында торф эшкәртү тарихы турында, бронза чоры кешеләренең борынгы тукталышлары, шулай ук Кече Борда яшәүчеләр һәм башка кызыклы урыннар турында мәгълүмат урнаштырылган.
4. «Түбән Кама» милли паркының «Павел Николаевич Алентьев исемендәге сукмак» экологик сукмагы
Нарат урманы буйлап экскурсия – Танай урманының тарихы һәм үзенчәлекләре белән танышу һәм үз сәламәтлегеңне ныгыту өчен менә дигән мөмкинлек.
Экологик сукмак Россиянең атказанган урманчысы, Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, РАЕНың мактаулы әгъзасы Павел Николаевич Алентьев хөрмәтенә аталган.
Алабуга урманчылыгы урманчысы вазыйфасында хезмәт эшчәнлеген башлап, сугышка кадәрге елларда ул үзенең урманчылары белән бергә Танай урманын торгыза һәм биредә нарат культуралары булдыра. Хәзер монда бик зур нарат урманы үсә.
Экосукмак танып-белү мәгълүмати стендлары, аншлаглар һәм күрсәткечләр белән җиһазландырылган. Анда сугышка кадәрге чор Алабуга районы урманчыларына Истәлек билгесе куелган.