Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш һәм Яшел Үзән (өлешчә Идел алды территориясе) территорияләрендә хайваннарның, үсемлекләрнең һәм гөмбәләрнең төрлелеген ачыклау буенча тикшеренүләр кысаларында 2022 елда берьюлы берничә фәнни ачыш ясалды.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты башлангычы белән оештырылган биология фәннәре докторы, КФУның гомуми экология кафедрасы профессоры Татьяна Рогова җитәкчелегендәге тикшеренүдә Казан (Идел буе) федераль университеты, Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы, «Түбән Кама» милли паркы, ТР Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты хезмәткәрләре катнашты.
Әйтик, Югары Ослан районында галимнәр тимгелле зәңгәрбаш (шаровница) һәм күке яшенең үсү урынын ачыклый алган. Зәңгәрбаш өчен бу Идел алды территориясендә бердәнбер яшәү урыны булып тора. Элегерәк ул көньяк-көнчыгыш районнарда гына күрсәтелә иде.
Кайбыч районында шулай ук гади корычагачның табигый күпләп үсү урыны табылган. Бу төр үсемлек даими контрольдә тотуга мохтаҗ. Галимнәр әйтүенчә, агачларның иң югары яшәү озынлыгы 69 яшь, бүгенге көндә 48 яшь.
Шунда ук җанланучы айчәчәкнең үсү участогы табыла. Моңа кадәр аның зур популяциясе Бәрле, Кече Русаково һәм Бия елгалары бассейннарын аеручы чикнең иң югары участокларда Русаково һәм Балтай урманчылыкларының бердәм урман массивы чикләрендә генә табыла.
Ә Кама Тамагы районында Иске Барыш авылыннан төньякта Меминка елгасында чишмәле сазлык участогы табылган. Биредә Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән бик күп үсемлекләр үсә. Алар арасында Лёзель лоснягы, бер бүлбеле Каш уты, итчел-кызыл пальчатокоренник (урман күке яше), сазлык йод үләне, сары күрән һәм киң яфраклы мамыкбаш бар. Ә Иделгә таба биек калкулык кырыенда исә очлы тортула мүгенең бердәнбер бүгенге яшәү урыны.
Әлеге кыйммәтле табигый участоклар Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан аеруча саклана торган табигый территорияләр булдыру өчен кулай территорияләр сыйфатында каралачак.