Кар күп булган һәм салкын кышкы чорда кыргый хайваннарга кешеләрнең ярдәме кирәк. Шуңа күрә ТР Биоресурслар буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре урманда яши торган хайваннарга куелган җимлекләрне даими рәвештә тикшереп чыгалар. Бигрәк тә ярдәмгә мохтаҗ төрләрнең берсе – Себер кыр кәҗәләренә аерым игътибар бирелә.
«Кышкы чорда аларның төп ризык чыганагы –яфраклы агач һәм куакларның үсентеләре һәм яфраклары, шулай ук эре сабаклы үләннәр, ләкин калын кар катламы астында аларны табу җиңел түгел. Хайваннарны «мәҗбүри диетадан» коткару өчен, бүген без аларга 300 кг ашлык һәм өч төргәк печән таратып салып чыктык. Кар автомобильләрендә йөреп, бозлы кар катламын ватып чыктык. Кышкы чорда хайваннарны тукландыруга 1-2 тоннага якын ашлык, 30 түк печән китә», – ди ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Әлмәт районы буенча Районара бүлеге башлыгы Айдар Мортазин.
Белгечләр сүзләренә караганда, алар азык кырлары читендәге, аз кар ята торган биек кәүсәле наратлыклардагы, кояш кыздыра торган аланнарда һәм урман авызларындагы яхшы күренә торган туклану мәйданчыкларына бик теләп киләләр.
Әлеге биотехник чаралар кыргый хайваннар санын саклауга һәм арттыруга ярдәм итә, аларга азыкка кытлык булган кышкы чорда тукланырга, өстәмә тукландыру белән тәэмин ителгән территорияләрдә салкыннарны тыныч кына үткәрергә мөмкинлек бирә.