Җил-бураннары, кары һәм салкыннары белән кыш килде. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәгенең марал фермасында яшәүче хайваннарны һава торышы үзгәрү һич куркытмый. Чөнки Зөя аучылык хуҗалыгы хезмәткәрләре аларны ныклап өстәмә тукландыралар. Алар өчен терлек азыгын җәен үк әзерләгәннәр.
Маралларның туклану рационы яхшы. Утлыкларына көн саен печән һәм салам салына. Ә агачтан ясалган өстәлләргә минераль өстәлмәләр белән тоз куелган. Аларны кышын шулай кайгырту бигрәк тә әнкә маралларга һәм яшь хайваннарга бик кирәк.
Аларның иң яраткан ризыкларының берсе – ярдырылган арпа һәм солы кушылган силос. Алар шулай ук ылысны нык яраталар. Мөгезле әткә хайваннар көн саен өч килограмм солы, силос һәм сенаж, икеләтә күбрәк печән ашарга тиеш. Алар кышын яхшырак туклансалар, язын исә йомшак, әле ныгып бетмәгән мөгезләре яхшырак булачак.