Аксубай районының Иске Ибрай – Яңа Тимәш автомобиль юлында Федоровка авылы янында җиңел автомобиль белән поши бәрдергәннәр.
Хайван алган җәрәхәтләрдән үлгән. Автомобиль шактый зыян күргән.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты автомобильчеләрдән игътибарлы һәм сак булуларын, тизлек режимын үәүләрен сорый.