2023 елда 4 тыюлык территориясенең экология сукмакларында мәгълүмат стендлары урнаштырылачак

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Бу хакта 2022 елгы Дәүләт табигый заказниклар администрацияләренең эш йомгаклары буенча киңәшмәдә хәбәр ителде. Аны ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов үткәрде.

Язын «Балтач», «Чулпан» һәм «Озын алан» дәүләт табигать тыюлыклары чикләрендә  –  төбәк әһәмиятендәге аеруча саклана торган табигый территорияләр чикләрендә, шулай ук «Декабрист В.Г. Ивашев исемендәге парк» табигать һәйкәле экологик сукмакларында мәгълүмати стендлар урнаштыру планлаштырыла.

Экология сукмагын, махсус сак режимы үтәлешен исәпкә алып, барлык теләүчеләр дә карый алачак. Алар буйлап йөрү табигать белән аралашудан ләззәтләнү өчен уникаль мөмкинлек һәм анда яшәүчеләр турында кызыклы мәгълүмат бирәчәк.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Биологик төрлелек бүлеге башлыгы Роза Әхмәтсафина ТР Кызыл китабын алып бару һәм экологик белем бирү буенча йомгак ясады.

«Экологик агарту эшләре нәтиҗәләре буенча иң яхшылары дип А.И. Щеповских исемендәге «Балтач» һәм «Дала» тыюлыклары администрацияләре танылды. Кызыл Китапка кертелгән хайваннар һәм үсемлекләрнең иң күп күзәтелүе «Чатыр-Тау» тыюлыгы администрациясе тарафыннан тәэмин ителгән», – диде ул.

Киңәшмә барышында аеруча саклаулы табигать территорияләрендә күзәтчелек чараларын үткәрү мәсьәләләре дә каралды. Бу юнәлештә иң яхшысы дип «Идел киңлекләре» тыюлыгы танылды.

Чара агымдагы ел планнары буенча фикер алышу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International