Чистай районы сулыклары боз белән капланган. Аның тыгыз катламы судагы тереклек өчен зур куркыныч тудыра. Балыкларны томаланудан саклап калу өчен, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге хезмәткәрләре һәм «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре аэратор ярдәмендә махсус чаралар үткәрәләр.
Әгәр дә хәзер ярдәмгә килмәсәк, калын боз катламы астында күлләрдәге тереклекнең күбесе үләчәк. Боз, кар күп булу һәм сулыкларга кояш нурлары төшмәү сәбәпле, зарарлы газның атмосфера белән табигый алмашуы бармый. Ә зарарлы газларның концентрациясен киметү һәм суны кислородка туендыруга аэрация ярдәм итә.
«Берничә атмосфера басымылы мотокомпрессор атмосфера һавасы бирә, ул исә сероводородны су тирәнлегеннән өскә кысып чыгара. Бу процессны аквариумдагы газ алмашу белән чагыштырып булыр иде. Аэрация балыкларга гына түгел, сулыкларда яшәүче башка тереклеккә – моллюскларга, су төбендә кышлаучы бөҗәкләргә һәм җир-су хайваннарына да исән калырга ярдәм итә», – ди ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Чистай районы буенча районара бүлек башлыгы Линар Гыйльметдинов.
Шунда ук белгечләр 200 тишем борауладылар. Бу чаралар күлләрдә язга кадәр кирәкле кислород дәрәҗәсен сакларга мөмкинлек бирәчәк.