Республика халкы озакка сузылган Яңа ел каникулыннан соң эш режимына кереп килгән арада, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре җылуга (боз өстендә суы катмаган урын) төшкән бер яшьлек марал бозавын коткаралар. Югары Ослан районының Чангара елгасындагы хәлсезләнгән хайван турында битараф булмаган кешеләр хәбәр итә. Мөгаен, ул бер ярдан икенче ярга чыгарга уйлагандыр, көчен исәпләмичә егылган һәм тора алмаган, чөнки боз өстендә тояклары тая.
Кыргый хайванны артык куркытмас өчен, белгечләр бик сак эш итәләр, әз генә җиһаз кулланалар. Алар, юка боз өслегенә сак кына басып, марал янына килеп җитәләр. Тояклы хайванкайны бау белән бәйләп, исән-имин ярга чыгаралар. Ул, бераз ял итеп, көч җыеп алгач, урманга йөгерә.