Балыклар ничек кышлый: Тәтеш районында буалар һәм күлләрдә аэрация үткәрәләр

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

Балык салкын канлы булу аркасында туңмаса да, кышын аларны башка куркыныч – кислород җитмәү сагалый. Боз сулыкларны һава үткәрми торган катлам белән катыра, һәм кыш уртасына судагы кислород күләме бик нык кими.

Нәкъ менә шул чорда ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тишемнәр һәм майн бораулау буенча профилактик чаралар үткәрә.

«Балыкларның томалауын булдырмас өчен, борау гына түгел, аэраторлар да кулланабыз. Болар – суны кислород белән баету процедурасын үти торган җайланмалар. Бу суда биологик процессларның нормаль барышы өчен кирәк», – ди ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Тәтеш районы буенча районара бүлек башлыгы Сергей Кириллов.

«Балык – Булсын! (Рыбе – быть!)» акциясендә балыкчылардан тыш Гражданнарны яклау көллияте курсантлары да катнашты.

«Мин һәрвакыт экологик акцияләрдә актив катнашырга тырышам. Алар табигатьне, хайваннарны һәм үсемлекләрне саклауны максат итәләр. Бүген «Балык булсын!» акциясенә бик теләп кушылды». Бораулар, камышлар һәм ботаклар ярдәмендә без 150 дән артык тишем борауладык. Уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә күлдәге балык һәлак булмас дип өметләнәм», – дип билгеләп үтте курсант Адель Гайфуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International