Кошлар – безнең өчен тереклек дөньясының гадәти бер өлеше. Без аларга күнеккән инде, һәм алар белән очрашулар безнең өчен гаҗәп тә түгел. Ләкин күп кенә балалар каурыйлылар белән беренче тапкыр очрашалар. Һәм аларда сораулар туа: ә чыпчык нәрсә ашый, ә кошлар кышларга кая очып китә, ни өчен карабүрекнең исеме шундый, ә кызылтүшнең түше шундый матур?
Шуңа бәйле рәвештә «Кичке таң» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре 9 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә кошларның табигатьтәге әһәмияте турында сөйләделәр.
Чара барышында мәктәпкәчә яшьтәге балалар канатлылар турындагы сорауларга актив җавап бирделәр, күчмә кошларның туган якларыннан китүенең сәбәпләрен атадылар, шулай ук күчмә һәм кышлаучы кошларга мисаллар китерделәр.
«Безнең урман массивларына еш кына зарарлы бөҗәкләрнең массакүләм төрләре һөҗүм итәләр, һәм аларның санын киметүдә нәкъ менә кошларның өлеше зур. Кошларны ашатучы өлкәннәр балаларда кошлар язмышы өчен кайгырту һәм җаваплылык хисе, туган табигатьне саклау һәм мәхәббәт, экологик культура дәрәҗәсен күтәрү хисләре тәрбиялиләр», – дип сөйләде тыюлык белгече Әлфия Нуриманова.
Чара ахырында балалар бакчасы ишегалдында кошлар өчен җимлекләр урнаштырдылар һәм көн саен чыпчыклар, песнәкләр, кызылтүшләр һәм башка кышлаучы кошларның тәмләп ашавын күзәтергә вәгъдә иттеләр.