Бу хакта ведомство коллегиясендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков белдерде.
«Әйләнә-тирәлекнең сыйфатын саклау гарантияләренең берсе – аеруча саклана торган табигать территорияләрен булдыру. Республикада әлеге система үсеше 60 нчы еллардан башлана. Бүген республиканың табигый тыюлык фонды 193 аеруча саклана торган табигать территориясеннән тора. 2022 елда 2 табигать һәйкәле булдырылды», – диде ул.
Республиканың биологик төрлелеген саклау мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бүгенге көндә 631 сирәк һәм бетү куркынычы астында булган хайван, үсемлек һәм гөмбә төре аерым сак астында.
Узган ел фәнни оешмалар тарафыннан биш районда тикшеренүләр уздырылды, алар барышында сирәк төрләрнең яңа яшәү урыннарын гына түгел, ә безнең төбәктә элек күрелмәгән, «Кызыл китап»ка кертелгәннәренең дә очравын ачыклый алдык.