Татарстанда ярым ирекле шартларда 1581 баш хайван асрала

2023 елның 3 марты, җомга

Шулардан 673 е тимгелле болан, 486 сы затлы болан, 337 се марал, 73 е нәфис болан һәм 12 се муфлон (кыргый тәкә). Аларның төп өлеше, ягъни 44 % ыболаннарга туры килә.

«Бүген кабаннар санының нык кимүе дәвам иткән шартларда әлеге юнәлеш өстенлекле булып тора. Хайваннар асрауда Свиногорье, «Кыргый Ферма», «Марал» ҖЧҖ, «Северное» ҖЧҖ һәм «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» ДБУ лидерлар булып тора», – дип билгеләп үтте ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков.

Беренче үстерелгән мараллар Мамадышта, Югары Ослан һәм Кама Тамагы районнарында чыгарылды. Бер елдан соң алар инде әйбәт кенә яшәп киттеләр һәм беренче токымны да бирделәр. Моннан тыш, алар Балык Бистәсе һәм Алексеевск районнарында чыгарылды.

Хәзер аларны Зәй, Чирмешән, Аксубай, Яңа Чишмә һәм Саба районнарында җибәрелгән урыннан 200 чакрым ераклыкта очратырга мөмкин.

Ә тимгелле һәм затлы боланнар өчен Алабуга районында зур вольер комплексы төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International