ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты бүгеннән һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык биләмәләрендә язгы ау чорында киек кошлар аулауга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул ителә башлавын искә төшерә.
Рөхсәт алу өчен, ау күздә тотылган район булу-булмауга карамастан, Татарстан Республикасы территориясендә күп функцияле үзәкнең теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
ИГЪТИБАР: гаризаларны кабул итү, киек кошларның төренә, аларга ау вакытына карамастан, язгы чор өчен бер үк вакытта башкарыла.
Рөхсәт бирү түбәндәге документлар нигезендә башкарылачак:
- рөхсәт алу өчен гариза;
- шәхесне раслый торган документ (паспортның төп нөсхәсе);
- аучылык билеты (төп нөсхә);
- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (650 сум);
- хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен җыем түләү турында квитанция (көртлек аулауга рөхсәт алган очракта).
Гариза бирүче вәкиле тарафыннан түбәндәге документлар булганда рөхсәт алырга мөмкин:
- гади язма формада ышанычнамә (гариза бирүченең һәм ышанычлы затның паспорт мәгълүматларын (сериясе, номеры, кем тарафыннан һәм кайчан бирелгән, яшәү урынын теркәү), кылган гамәлләрне күрсәтү);
- рөхсәт алу өчен гариза;
- ышанычлы затның шәхесен таныклый торган документ (паспортның төп нөсхәсе);
- ышаныч язуы бирүченең шәхесен таныклый торган документ (паспорт күчермәсе);
- ышаныч язуы бирүченең аучылык билеты (төп нөсхә яки күчермәсе);
- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (650 сум);
- хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен җыем түләү турында квитанция (көртлек аулауга рөхсәт алган очракта).
ИГЪТИБАР: КФҮ операторы аша гариза биргәндә, түләүләрне банк картасыннан файдаланып, булган рөхсәт факты буенча башкарырга киңәш ителә.
Ау вакыты:
1 апрельдән 6 майга кадәр – алдавыч (җәлеп итә торган) үрдәкләрне файдаланып, ата кыр үрдәкләренә;
15 апрельдән 24 апрельгә кадәр – суда йөзүче киек кошларга (ата кыр үрдәкләре, казлар);
22 апрельдән 1 майга кадәр - нарат урманы киекләренә (ата суер һәм көртлекләр, вальдшнеп).